Перейти к содержимому
Обложка трека Альфиям — Мубин Жаронов feat. SHAFKAT
2:53

Трек

Мубин Жаронов feat. SHAFKAT Альфиям REMIX

Скачать

Текст песни

Гомеркәем чәчәк аткан чакта
Мин очраттым сине,сөйгәнем
Йөрәгемә жылы биргән парым
Бердәнберем,жаным-дигәнем

Күңелемнең бөтен назын биреп
Бары сине өзелеп мин сөям
Сөйгән ярым,минем пар канатым
Жан кисәгем,бәгьрем,Әлфиям!

Синдәй матур,ягымлы ярымны
Еллар буе эзләп үткәнмен
Күктән төшкән Ходай бүләгедәй
Кавышуны өзелеп көткәнмен

Күңелемнең бөтен назын биреп
Бары сине өзелеп мин сөям
Сөйгән ярым,минем пар канатым
Жан кисәгем,бәгьрем,Әлфиям!

Син язым да,син ук жылы назым
Алсу гөлем,сыңар канатым
Бер күрүдә сиңа гашыйк булып
Гомерлеккә шашып яраттым

Күңелемнең бөтен назын биреп
Бары сине өзелеп мин сөям
Сөйгән ярым,минем пар канатым
Жан кисәгем,бәгьрем,Әлфиям

0:00 0:00