Текст песни
Гомеркәем чәчәк аткан чакта
Мин очраттым сине,сөйгәнем
Йөрәгемә жылы биргән парым
Бердәнберем,жаным-дигәнем
Күңелемнең бөтен назын биреп
Бары сине өзелеп мин сөям
Сөйгән ярым,минем пар канатым
Жан кисәгем,бәгьрем,Әлфиям
Синдәй матур,ягымлы ярымны
Еллар буе эзләп үткәнмен
Күктән төшкән Ходай бүләгедәй
Кавышуны өзелеп көткәнмен
Син язым да,син ул жылы назым
Алсу гөлем,сынар канатым
Бер күрүдә сиңа гашыйк булып
Гомерлеккә шашып яраттым
АльфиямREMIX
Мубин Жаронов feat. SHAFKAT