Текст песни
Нәни чакта күз яшемне
Сөртүчеләр сез бит ул
Күңелдәге серләремне
Белүчеләр сез бит ул
Шатлыгымны-борчуымны
Тоючылар сез бит ул
Минем өчен дога укып
Торучылар сез бит ул
Күптән бала булмасам да
Мин диеп җан атасыз
Ничек бар кабул итәсез
Ничек бар яратасыз
Күптән бала булмасам да
Мин диеп җан атасыз
Ничек бар кабул итәсез
Ничек бар яратасыз
Җил-яңгырдан саклаучылар
Яклаучылар сез бит ул
Күңелдәге кар-буранны
Аңлаучылар сез бит ул
Үземнән дә ныграк миңа
Ышанучы сез бит ул
Табышыма, уңышыма
Куанучы сез бит ул
Күптән бала булмасам да
Мин диеп җан атасыз
Ничек бар кабул итәсез
Ничек бар яратасыз
Күптән бала булмасам да
Мин диеп җан атасыз
Ничек бар кабул итәсез
Ничек бар яратасыз