Текст песни
Теләгәннәр таба сөю дә
Наз да таба эзли белгәннәр
Мәхәббәттә яши, сүрелдерми
Тәмен белеп сөя белгәннәр
Тик шулай да хаталана кайчак
Тик шулай да хаталана кайчак
Ялгыш адым ясый, уйламый
Аңлап алгач, дөреслектән куркып
Ялган сөйли. Сөйли - туктамый
Дореслек - ялгыз ул, дуслар
Ә ялган дусларын тиз таба
Булма дус ялганга, алданма
Үтенәм - алдама, алдама!
Дөреслек - ялгыз ул, дуслар
Ә ялган дусларын тиз таба.
Булма дус ялганга, алданма,
Үтенәм-алдама, алдама!
Үтенәм - алдама, алдама!
Үтенәм - алдама, алдама!
Телим икән- табам сөяркә дә
Дусларым да булыр меңләгән
Тик кирәкми миңа бертуктамый
Чибәр йөзле ялган сөйләгән
Дөреслекне әйтү кыен шул
Ялган гына җиңел әйтелә
Тик уйла, онытма - ялганнан
Чыдый алмый йөрәк - кителә
Дөреслек-ялгыз ул, дуслар
Ә ялган дусларын тиз таба
Булма дус ялганга, алданма
Үтенәм - алдама, алдама!
Дөреслек-ялгыз ул, дуслар
Ә ялган дусларын тиз таба
Булма дус ялганга, алданма
Үтенәм-алдама, алдама!
Үтенәм - алдама, алдама!
Үтенәм - алдама, алдама!