Обложка трека Ярата белик — Фарит Галиев
3:06

Фарит Галиев Ярата белик

Скачать

Текст песни

Бу дөнья болай да авыр
Җырламыйк моңсу җырлар
Кәефләрне бергә-бергә
Күтәрик әйдә дуслар!
Явып китсэ кинэт янгыр
Кутэрелсэ давыллар
Кайгырмагыз юкка-барга
Давыллар да, бер тынар

Мин бүген яшим диеп
Чын йөрәктән сөеник!
Тормыш шатлыкларын күреп
Сагышларны читкә куеп
Яшик! Ярата белик!

Сагышланып утырмагыз
Гомернен кыска юлы
Узгэртергэ елап кына
Булмый икэн шул аны
Елмаеп көлеп яшәгез
Һәрбер көннән ямь табып
Тормыш мәшәкатләренең
Өсләренә атланып!

Бу дөнья болай да авыр
Җырламыйк моңсу җырлар
Кәефләрне бергә-бергә
Күтәрик әйдә дуслар!
Начар уй фикерләр белән
Каралтмыйча күңелне!
Туры юлларда үткәрик
Ходай биргән гөмерне

0:00 0:00