Текст песни
Тән сызласа дәвасы бар
Җан сызлауга ни дәва
Әрнетүле авыр сүздән
Йөрәктә яра кала
«Гафу ит» дип төзәлерме
Йөрәктәге ул яра
Кары китә дә сузләрнең
Бозы гомергә кала
Карлы-бозлы яңгыр ява
Табигать тә бутала
Уйламыча сүзләр әйтеп
Кеше рәнҗеше алма
Елга суы алга ага
Үз юлын ул бер таба
Тел әйтә дә кереп кача
Аннан акыл уяна