Текст песни
Син җаныма терәк минем
Дөньямның тәме, яме
Куңелемдә тик бер теләк
Яши генә кур яме
Өемдә дә, көемдә дә
Сөйгән эшемдә дә бул!
Төннәремдә саташтырган
Татлы төшемдә дә бул!
Өемдә дә, көемдә дә
Сөйгән эшемдә дә бул!
Төннәремдә саташтырган
Татлы төшемдә дә бул!
Булуың бик кирәк миңа
Су кебек, hава кебек!
Син югында җан терәгем
Бушлыкка ава кебек
Өемдә дә, көемдә дә
Сөйгән эшемдә дә бул!
Төннәремдә саташтырган
Татлы төшемдә дә бул!
Син-сәбәбе, төн дә мине
Саташтырган төшләрнең
Синнән башка ялгыз калсам
Бу дөньяда нишләрмен?!
Өемдә дә, көемдә дә
Сөйгән эшемдә дә бул!
Төннәремдә саташтырган
Татлы төшемдә дә бул!
Өемдә дә, көемдә дә
Сөйгән эшемдә дә бул!
Төннәремдә саташтырган
Татлы төшемдә дә бул!
Төннәремдә саташтырган
Татлы төшемдә дә бул!
Татлы төшемдә дә бул!