Текст песни
Сизеп торам, читкә этәрмәссең
Сиңа таба адым ясасам
Каршы килмәссеңдер, очрашуны
Сөю сүзе белән башласам
Язгы бөреләрдәй ачылырсың
Хисләремне минем аңласаң
Шат булырсың каршы килмәссеңдер
Мәхәббәтем аша назласам
Шатлык эчкэ сыймас, әйтеп куйсаң -
Яратам, дип сине hаман да!
Шат булырсың, каршы килмәссеңдер
Атындырсам сөю-таганда
Язгы бөреләрдәй ачылырсың
Хисләремне минем аңласаң
Шат булырсың каршы килмәссеңдер
Мәхәббәтем аша назласам
Гаҗәп булмас,рәхәтлеккә чумып
Чәчләремә минем уралсаң
Шат булырсың, каршы килмәссеңдер
Янәшәңдә мине тоялсаң
Мәхәббәтнең бар ләззәтең татып
Сине кат-кат назлап юансам