Юлия Набиева Дусларга
Текст песни
Бу дөньяга нигә килгәнемне
Белеп яшим, шөкер, әлегә
Чарасыздан җаным сызланса да
Керә беләм кеше хәленә
Бер алманы бишкә генә түгел
Ун кисәккә әзер бүләргә
Җылытырга дусларымнын күңлен
Йөрәк жылым әзер тугәргә
Бер алманы бишкә генә түгел
Ун кисәккә әзер бүләргә
Җылытырга дусларымнын күңлен
Йөрәк жылым әзер тугәргә
Чарасыздан ишегем шакысалар
Мосафирны дәшәм өемә
Кайнар чәем әзер кунагыма
Гәп кормаса ятлар көенә
Бер алманы бишкә генә түгел
Ун кисәккә әзер бүләргә
Җылытырга дусларымнын күңлен
Йөрәк жылым әзер тугәргә
Әгәр килсә кемдер кылыч белән
Яман фикер булса уенда
Мин көрәшкә әзер халкым өчен
Исәр йөрәк тибә куенда
Бер алманы бишкә генә түгел
Ун кисәккә әзер бүләргә
Җылытырга дусларымнын күңлен
Йөрәк жылым әзер тугәргә