Текст песни
Төшләремдә, өннәремдә
Мәхәббәтнең гөлләрендә
Йөрәгемнең түрләрендә
Минеке булып, яшә
Язларымда, көзләремдә
Әйткән һәрбер сүзләремдә
Очкын өстәп күзләремә
Минеке булып, яшә
Тормышымны назга төреп
Хыялыма җылы өреп
Яшәр өчен көчләр биреп
Минеке булып, яшә
Яратып һич туймыйм сине
Көне- төне уйлыйм сине
Күңелемнән кумыйм сине
Минеке булып, яшә