Текст песни
Бер мәлне, дөньякүләм су басу алдыннан, Шүрәлестанның бер почмагында, ике мифик ия — Усал белән Умай очрашты. Усал — кешеләрнең гөнаһларын ачу аша юар өчен иңдерелгән Газраил сыңары, Умай — рухы белән яңа тормышларга җан бүләк иткән әүлия. Икесе дә бәхетсезлекләрендә, чит көчләргә хезмәт итүләрендә — бертигез, ләкин ни гаҗәп: аларның арасын Су якынайтты. Шешәдәге, елгадагы, тирле тәндәге, күктәге, селәгәйдәге — Су. Шулчак аларга Галәм үзе пышылдый башлады, бу шакшы парның гөнаһларын сер пәрдәсенә яшерде, вакыйгаларны-башларны-хәлләрне бутады. Ләкин җир тормышы бәхетсезлекләрдән яралганлыктан, аны бары туфан — бар терлекне, инсаниятне су басу гына көтә иде. Тик бу икесенә суда бату — чиксез ләззәт кенә иде кебек