Обложка трека Ялгышам — УСАЛ feat. Vatannar
3:41

УСАЛ feat. Vatannar Ялгышам

Скачать

Текст песни

Очлы энәләр минем тәнемә кадала

Йа алла минем гәүдә кисәкләргә таркала

Юатма мин күптән эзләмим үземә дәва

Тиешенчә

миңа таныш түгел бу төшенчә




Нәрсә генә эшләсәм дә була киресенчә

Үлеләргә карап миндә туа бары көнче

Синдә туа бары ачу минем хәтеремчә

һәм бу бик яхшы чимал игелек югал




мин тартам мин йотам мин исним мин косам

Минем һәр эшем харам минем кылганым зина

Үле гәүдәләрдән үземә төзим бина

Тарихта изалаучы булып калырга исәп




Чакыр мулла чакыр имам



Кача шайтан ләкин качмады усал

Фаразлар начар кан туфаны булу ихтимал



Үз-үзеңне җимерүгә мин туры мисал




(Кулыма тоттыр корал

Башыма тутыр уйлар

Ач миңа туры юллар

Барыбер минем ихтыярым ялгышлар)




Мин һаман Ялгышам һаман-һаман ялгышам



Ялгышам ялгышам һаман-һаман ялгышам

Мин ялгышам ялгышам тагын тагын ялгышам



Мин ялгышам тагын тагын ялгышам

Мин һаман Ялгышам һаман-һаман ялгышам



Ялгышам ялгышам һаман-һаман ялгышам

Мин ялгышам ялгышам тагын тагын ялгышам



Мин ялгышам тагын тагын ялгышам




Нигәдер мине бернәрсә дә өйрәтми

Мин кисәм үземә бармак мин бүтән кисмим ипи

Бушлык тутыра имди башканы күңлем күрми

Тикелди сәгать вакыт алу җәрәхәт




Ах бләт нигә соң шундый рәхәт

Барысын да сурәтләргә җитмәс фәсахәт

Кабәхәт бу мәхәлләдә мин төзим мәзхәп

Ул шеш кебек бүртә синең фәһемне сөртә




Һәр адым киртә җиңелү көтә

Ышаныч бетә бөтен мөмкинлек үтә

Тапкырла газапларны авырлык өстә

Буяп куй кара төскә минем ирекне урла




Үз-үземә нәфрәт бетмәс ягулык

Агулы әйтелмәгән хиссиятемнең колы

Югалды бу пәрәвездә кыйблага юлым

Беркем өчен була алмадым файда






Түгелә күз яшьләре һәм каный йөрәгем

Акылдан күптән язган һәм таушалган тәнем

Мин тудым изаланып һәм шулай ук китәрмен

Ә әлегә бу сүзләрне йөзеңә төкерәм




Бум бах синең башыңа бәрәм

Тук та монда җәрәхәт тирән

Сине сөю җинаять мин аны беләм

Зинһар минем бу юлымны кабатлый күрмә




Мин һаман Ялгышам һаман-һаман ялгышам



Ялгышам ялгышам һаман-һаман ялгышам

Мин ялгышам ялгышам тагын тагын ялгышам



Мин ялгышам тагын тагын ялгышам

Мин һаман Ялгышам һаман-һаман ялгышам



Ялгышам ялгышам һаман-һаман ялгышам

Мин ялгышам ялгышам тагын тагын ялгышам



Мин ялгышам тагын тагын ялгышам

Мин һаман Ялгышам һаман-һаман ялгышам



Ялгышам ялгышам һаман-һаман ялгышам

Мин ялгышам ялгышам тагын тагын ялгышам



Мин ялгышам тагын тагын ялгышам

Мин һаман Ялгышам һаман-һаман ялгышам



Ялгышам ялгышам һаман-һаман ялгышам

Мин ялгышам ялгышам тагын тагын ялгышам



Мин ялгышам тагын тагын ялгышам

0:00 0:00