Текст песни
Ми кортытырлык уйлар мыжлый туктамый кортлар
чирәм чеметә үтәле баш тартмасы төбендә
мыгырдый югалган буын ана саткан телендә
күпкә эленгән элпә хыянәт күзләре сүнгән
Ул күптән түгел адәм ул булган бәндә
мин үлмәм сугыш кырында мин инде үлгән
нәрсә булыр иртәгә мин уйлармын иртәгә
эчтәге бала котыра арыды мине сүгә
Төтен тутыра үпкәне I don’t give a fuck
Шәраб черетә миләрне I don’t give a fuck
Бу судан чыгып булмый I don’t give a fuck
Мәгарә тагын каплый
I don’t give a fuck
Онытма кем биредә кара томан каплаган
быгырдаган калада караган кап-кара каплан
remember who the don who rules the fucking town
инде ничә гасырлар көттерә туфан
Гавәм тулган ахирәт кулларда хәтер
онытылган ганимәт салават күпер
читлегенә чигенә уникедән унбер
суынган йөрәк әрнер is anyone out there
Төтен тутыра үпкәне I don’t give a fuck
Шәраб черетә миләрне I don’t give a fuck
Бу судан чыгып булмый I don’t give a fuck
Мәгарә тагын каплый
I don’t give a fuck
Буылган бугаз илендә юка боз идән
бердәнбер хуҗа безнең тишелгән түбә
фетнә бик сүлпән йодрыкалар итмә әрәм
Үзгәреш таләп итә безнең йөрәкләр
Күз яшьләре бернәрсә дә үзгәртә алмый
сүзләр белән бернәрсә дә аңлатып булмый
бу кылыч мине турый май итеп сылый
көзгедән кемдер карый мине танымый
Төтен тутыра үпкәне I don’t give a fuck
Шәраб черетә миләрне I don’t give a fuck
Бу судан чыгып булмый I don’t give a fuck
Мәгарә тагын каплый
I don’t give a fuck
Утлы корал салкын корал барыбер нинди корал
туктата алмас беркем тамак ертып кычкырам
монда өметләр сүнә монда сөякләр сына
хәятем бирә сынау тәкъдирем бирә сорау
Бер мизгел ләззәт өчен нәрсә итәрсен корбан?
ирекне саклар өчен нәрсә итәрсен корбан?
чын булып калыр өчен нәрсә итәрсен корбан?
иртәгәне күрер өчен нәрсә итәрсен корбан?
Төтен тутыра үпкәне I don’t give a fuck
Шәраб черетә миләрне I don’t give a fuck
Бу судан чыгып булмый I don’t give a fuck
Мәгарә тагын каплый
I don’t give a fuck