Текст песни
Баш түбәсен каплый чебеннәр өермәсе
Күзләр югалта төсен онытып иртәгәсен
Ул белми күпме түзәр соңгы кояшы сүнәр
Иң куркыныч фәрештә тизрәк җибәр агулы хәбәр
Үз читлеген ватан диеп атаучылар
Ризык бирүче кулны тешли канатып ими
Бу мәгарәгә агыла нәфесен сатучылар
Хисен үтерүчеләр намусны көчләүчеләр
Үз ялкының саклап булмагач явыз бүреләр
Никтер үрелә кешенекенә
Үрмәләп пәрәвездә син бирә күрмә өмет
Ялганны сизә алмасаң соңгы сүзләреңне сөрт
Җәлләмә җимер тәнемә тутыр төтен
Ялап гөнаһ иреннәрен яса мине бөтен
Бу матур хикәя башлана гына әмма
Тамаша тәмам пәрдә ябыла
Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна
Тамаша тәмам юдыртам яра
Кем син? Нигә минем дөньяда?
Мин биредә берүзем, берүзем генә
Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна
Тамаша тәмам юдыртам яра
Кем син? Нигә минем дөньяда?
Мин биредә берүзем, берүзем генә
Ул җырлый үз-үзенә мәрсия
Бәхил бул иркәм мин сине бүтән тере итмәм
Кабер балчыгы дымлы
Коры чирәм кәфенлеккә төрелгән кан тамырына иңгән
Кара кан агыза kick and snare аралаш
Бу кайнар күз яшьләре дә аны җылыта алмас
Уйлап чыгарылган дөньяның бердәнбер кунагы
Ул сиңа күрсәтер ләззәтнең кире ягын
Усаллык аңа бик килешә иде
Ул сәхнәдә яши куркуны яшерер өчен
һәр җылы кулны ялый сөюдән мәхрүм көчек
Белми туктарга елап ничек
36 тирән яра 36 ялган битлек
36 вәгъдәнең хәзер аңламый кирәклеген
Бәхтен эзләп адашкан кешене бүтән танымыйм
Беркем булалмаган өчен гафу ит мине Назыйм
Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна
Тамаша тәмам юдыртам яра
Кем син? Нигә минем дөньяда?
Мин биредә берүзем, берүзем генә
Пәрдә ябыла, сәхнә тузаны куна
Тамаша тәмам юдыртам яра
Кем син? Нигә минем дөньяда?
Мин биредә берүзем, берүзем генә
Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт
Җәлләми вакыт үтерә вакыт
Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт
Тезләнеп алдыңа мин сорыйм вакыт
Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт
Җәлләми вакыт үтерә вакыт
Таш җыяр вакыт уйланыр вакыт
Тезләнеп алдыңа мин сорыйм вакыт