Текст песни
Акрын гына атлап
Эзләремне таптап
Артларымнан калмый
Бара җырлы гомер
Моңым кочагымда
Җырлы учагымда
Яна көннәр, төннәр,
Без мәңгелек түгел!
Җанны ымсындырып
Күңел очындырып
Туктамыйча көен
Көйләп канат куя
Өмет югалмасын
Сагыш урамасын
Авыр чакларда да
Башкаеңны җуйма!
Җырлы гомер җырлы
Җырлы гомер нурлы
Җырлап яшәгәндә
Күңел тулы җылы
Җырлы гомер белән
Якты күңел белән
Җырлап барсын иде
Безнең гомер юлы
ТуганнаргаТуганнар