Текст песни
Ярый әле якын туганнар бар!
Ярый әле якын туганнар бар!
Туганнарың булу олы бәхет,
Киңәшче дә алар, терәк тә
Минекедәй яхшы туганнар бит
Бу дөньяда әле сирәк тә
Ярый әле якын туганнар бар,
Аермасын безне Ходаем
Бәла-каза сезне урап узсын,
Биреп торсын тормыш гел җаен
Ярый әле якын туганнар бар,
Аермасын безне Ходаем
Бәла-каза сезне урап узсын,
Биреп торсын тормыш гел җаен
Тигезлектә, матур яшәгез сез,
Балалардан күреп игелек
Сәламәтлек, күңел тынычлыгы,
Бәхет телим сезгә иң элек
Ярый әле якын туганнар бар,
Аермасын безне Ходаем
Бәла-каза сезне урап узсын,
Биреп торсын тормыш гел җаен
Ярый әле якын туганнар бар,
Аермасын безне Ходаем
Бәла-каза сезне урап узсын,
Биреп торсын тормыш гел җаен
Бала хәсрәтләре, ялгызлыкны
Күрсәтмәсен Раббым бер кемгә
Бер йодырык булып, туганнарым,
Сөенеп яшик әле һәр көнгә!
Ярый әле якын туганнар бар,
Аермасын безне Ходаем
Бәла-каза сезне урап узсын,
Биреп торсын тормыш гел җаен
Ярый әле якын туганнар бар,
Аермасын безне Ходаем
Бәла-каза сезне урап узсын,
Биреп торсын тормыш гел җаен
Биреп торсын тормыш гел җаен!
Биреп торсын тормыш гел җаен!