Текст песни
Күрешүләр үзе бәйрәм
Күңелләрне күтәр
Ничек рәхәт,ничек яхшы
Бергә яллар итәргә
Ничекләр соң хәлләрегез
Шәпме кәефләрегез
Күңелдә җыр булып калсын
Матур бәйрәмнәребез
Дуслар,туганнар җыелган
Барысы да бар монда
Син бәхетле кеше җирдә
Якыннарың булганда
Сөйләшеп тә,серләшеп
Уйнашып та,көлешеп
Тормышларны бәйрәм итеп
Яшик бергә гөрләшеп