Текст песни
Хәтереңдә микән танышкан чак
Сөюләрдән шашкан күңелләр
Аклый алырбызмы сөюне дип
Эчтән генә янып көюләр
Мәхәббәтебезгә тап төшмәде
Сүрелмәде безнең сөюләр
Бер беребезне югалтудан курка
Узган саен гомер,күңелләр
Язмыш юлларыннан уза,уза
Татлылана икән сөюләр
Бер береңне югалтудан куркып
Эчтән гена янып көюләр
Узар еллар,безнен сөю калыр
Шаһит булып калыр җырыбыз
Йолдыз булып без балкырбыз күктә
Кояш булып атар таңыбыз