Перейти к содержимому
Обложка трека Хэтерлисенме — Зульфира Мирзаянова
4:30

Трек

Зульфира Мирзаянова Хэтерлисенме

Сингл · 2025 · Поп

Скачать

Текст песни

Айлы кичләрне хәтерлисеңме
Хәтерлисеңме кайнар хисләрне?
Суытмадыңмы, сулытмадыңмы
Әле синдә дә яшьлек исәнме?
Хәтерлисеңме, онытмадыңмы?
Онытма берүк. Хәтерлә берүк
Искә алганда - бар да яңара
Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек
Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек
Хәтерлисеңме аяз күкләрне
Шул аяз күктә кояш көлгәнне?
Хәтерлисеңме шат күңелләрне
Нурына төргән көләч көннәрне?
Хәтерлисеңме, онытмадыңмы?
Онытма берүк. Хәтерлә берүк
Искә алганда - бар да яңара
Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек
Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек

Хәтерлисеңме ал хыялларның
Ак болытларга тиеп узганын
Хәтерлисеңме безнең дөньяның
Оҗмах шикелле көннәре барын
Хәтерлисеңме, онытмадыңмы?
Онытма берүк. Хәтерлә берүк
Искә алганда - бар да яңара
Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек
Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек
Хәтер исәндә - яшәү мәңгелек

0:00 0:00