Обложка трека Хэрконне керэсен тошемэ — Зульфира Мирзаянова, Алмаз Мирзаянов
4:00

Зульфира Мирзаянова, Алмаз Мирзаянов Хэрконне керэсен тошемэ

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Һәр көнне керәсең төшемә
Елмаеп чыгасың тирмәннән
Чәчеңне җилләргә
Җилләргә, җилләргә
Таратып үтәсең тирәмнән
Чәчеңне җилләргә
Җилләргә, җилләргә
Таратып үтәсең тирәмнән

Артыңнан үләннәр тирбәлә
Җемелдәп чыклары коела
Син мине еракка
Еракка, еракка
Чакырдың да кебек тоела

Мин тиле, онытып дөньямны
Син киткән якларга юл алдым
Зәңгәр күк, офыклар
Офыклар, офыклар
Артына кереп син югалдың

Һәр көнне керәсең төшемә
Еракка төбәлгән карашың
Офыкта зур кояш
Зур кояш, зур кояш
Кагылма — янарсың, янарсың
Офыкта зур кояш
Зур кояш, зур кояш
Кагылма — янарсың, янарсың
Кагылма — янарсың, янарсың

0:00 0:00