Текст песни
Киткәннәрне кайта диләр
Күбәләк булып бер көн
Китеп бардың, хушлашмадың
Кайтара алмас беркем
Атлап кер син бусагадан
Китә алмадым - диеп
Хушлашырга иртә әле
Дөньялар белән, - диеп
Куркыч төш кенә булсын
Синең кинәт ктүең
Мәңге төзәлмәслек итеп
Йөрәкләрне телүең
Оч әле бер күбәләктәй
Җилфердәп канатларың
Хатлар булып очсын сиңа
Хис тулы догаларым