Текст песни
Йолдызларга буем җитмэс
Кулларым күккә тимәс
Матурлар күп тик шулай да
Йөрәк икене сөймәс
Яратуымнан шикләнмә
Тик бераз гына көнләш
Йөрәгем бит берәү генә
Эзләмә бүтән көндәш
Хыянәтне җаным белмәс
Ятларга сине бирмәс
Чибәрләр күп тик шулай да
Күзләр бүтәнне күрмәс
Карлыгачлар көзен килмәс
Башка ояга кермэс
Гүзәлләр күп тик шулай да
Йөрәк бүтәнне сөймәс