Перейти к содержимому
Обложка трека Акчарлаклы дингез — Руслан Габбасов
4:36

Трек

Руслан Габбасов Акчарлаклы дингез

Сингл · 2025 · Поп, Вокал

Скачать

Текст песни

Акчарлаклы диңгез яры
Дулкыны ярга кага
Диңгезнең дә матурлыгы
Акчарлаккае барга.

Акчарлак канатларыңнан
Каурый төшә диңгезгә
Каурый- Каурый хисләр коям
Күңелгә икебезгә.

Акчарлакның пар канатын
Иркәли диңгез җиле.
Парлап шушы җилнең назын
Тоеп карыйсы иде.

Акчарлаклы диңгез яры
Бер шаулый да бер тына
Бу минем хисләрем сиңа
Ышанасыңмы миңа.

Диңгез акчарлаксыз булмый
Ак акчарлак диңгезсез
Бер - беребезсез яши алмас
Булсак иде икебез

Диңгез булыйм, акчарлак бул
Күңелем дулкыннарында
Бәхетле итәсем килә
Мин сине кулларымда.

Акчарлак канатларыңнан
Каурый төшә диңгезгә
Каурый- Каурый хисләр коям
Күңелгә икебезгә.

0:00 0:00