Текст песни
Үзеңдәй матур чәчәкне
Чәчеңә кадыйм эле.
Кутәр әле керфегеңне,
Текәлеп карыйм эле.
Күрмәгәнгә салышма әле,
Әйдә әле, танышабыз.
Йөрәккәем сизеп тора -
Яз җиткәч кавышабыз.
Ике ятып, бер төшемә
Кермисең, дип алдыйсың.
Кичен, әгәр җырлап үтсәм,
Бер дә чыкмый калмыйсың.
Бәгыремне телгәлисең,
Нигә һаман килмисең?
Көнләшкәнемне белмисең,
Ятлар белән йөрисең.