Обложка трека Шөкер ходай — Ренат Саляхутдинов
3:41

Ренат Саляхутдинов Шөкер ходай

Сингл · 2022

Скачать

Текст песни

Шөкер Ходай безне тагын бер кат
Шушы көннәреңә җиткердең
Мөслим инсаннарың күңеленә
Изгелекләр генә иңдердең

Яңа еллар яңа юллар
Үтә гомер агым судай
Ярдәмеңнән шәфкатеңнән
Ташлама безне Ходай

Кабул итсәң иде һәр бәндәңнең
Күңеленә күрә теләген
Үз гөнаһын аңлап табынганның
Гафу кылсаң иде тәүбәсен

Яңа еллар яңа юллар
Үтә гомер агым судай
Ярдәмеңнән шәфкатеңнән
Ташлама безне Ходай

Шөкер Ходай изге көннәреңдә
Күңелләрне рухка баеттың
Мәрхабәле Гает кичәсендә
Сүнгән йолдызларны кабыздың

Яңа еллар яңа юллар
Үтә гомер агым судай
Ярдәмеңнән шәфкатеңнән
Ташлама безне Ходай

0:00 0:00