Обложка трека Туктатасым килә — Ренат Саляхутдинов
4:10

Ренат Саляхутдинов Туктатасым килә

Сингл · 2023

Скачать

Текст песни

Вакытларны туктатасым килә
Туктатасым килә беразга
Син калгансың ялгыз аргы якта
Мин калганмын торып бу ярда


Туктатасым килә минутларны
Сагышларын салып суларга
Кайтып булса әгәр яшьлегемә
Кайтыр идем кабат шул ярга

Уйларымнан күңелем бушар иде
Коенасым килә назларда
Сагышлардан җаным бушар иде
Бушар иде бәлки беразга


Туктатасым килә вакытларны
Азга гына бары, бик азга
Синен белән кабат җитәкләшеп
Кайтыр идем бары бер язга

Болыннарда кабат гөлләр җиле
Назлап үтте үбеп ирнемнән
Язларныңа кабат чакыр мине
Ярат әле кочып иңемнән

0:00 0:00