Текст песни
Үз парымны эзләп тормышымда
Мин бәхеткә бары омтылдым
Яратудан туган хисләремне
Җырым аша сиңа аңлаттым
Йөрәгемдә сөю дөрләгәндә
Алга илтәр һәрчак юлларым
Мин җырларга килдем бу дөньяга
Җырларымда минем сагышым
Халыкым минем күп гасырлар буе
Онытмыйча яши үткәнен
Кайда гына гомер кичерсә дә
Җыры белән саклый милләтен
Җаннарымда өмет сүнмәгәндә
Алга илтәр һәрчак юлларым
Мин җырларга килдем бу дөньяга
Җырларымда минем моңнарым
Тәкъдиребез алдан әзерләгән
Сынауларын бергә узарбыз
Шатлыкта да, кайгыда да безгә
Юлдаш булып калсын җырыбыз
Күңелемдә хыял яшәгәндә
Алга илтәр һәрчак юлларым
Мин җырларга килдем бу дөньяга
Җырларымда минем язмышым