Текст песни
Ал, сөюемне ал
Хисләремне сиңа бүләк итәм
Кал, яннарымда кал
Кичләремне сиңа диеп көтәм
Йөрәктә - яралар
Күңел уйда
Уйларым гел сиңа тоташкан
Булырмы дәвалар
Үзең кайда?
Ут алган җанымны тоташкан
Бар, бар дөнья актан
Адаштым мин сөю буранында
Зар, зар юк ярамнан
Язмышыма рәхмәт булганыңа
Кичләремне сиңа диеп көтәм
Ут алган җанымны тоташкан
Сал, күңелеңә сал
Җырларымны сиңа багышладым
Яр, сөеп туймас яр
Син бит минем гомер агышларым
Мәхәббәт - йөрәктә
Дөрли-яна
Син кабызган сөю учагы
Кыен да, рәхәт тә
Мизгелләрнең
Җанымны көйдергән бу чагы
Бар, бар дөнья актан
Адаштым мин сөю буранында
Зар, зар юк ярамнан
Язмышыма рәхмәт булганыңа
Кичләремне сиңа диеп көтәм
Ут алган җанымны тоташкан
Бар, бар дөнья актан
Адаштым мин сөю буранында
Зар, зар юк ярамнан
Язмышыма рәхмәт булганыңа
Кичләремне сиңа диеп көтәм
Ут алган җанымны тоташкан