Текст песни
Яз - гөрләвекле яз килә
Нур чәчеп кояш көлә
Кояшлы иртә
Наз - күңелдә дә яз гына икән
Язлар тулы наз гына, иркәм
Күңел яз көтә
Күңел яз көтә
Уйларыбыз айрылмасыннар уйлардан
Кулларыбыз айрылмасыннар куллардан
Язмыш хыяллар аша бәхеткә илтә
Күзләребез айрылмасыннар күзләрдән
Эзләребез айрылмасыннар эзләрдән
Алда безне якты яз, мәхәббәт көтә
Наз - күңелләргә наз тула
Назсыз гөлләр дә сула
Мәхәббәт кирәк
Яз - күңел нигә ашкына шулай
Гаеплесе яз гына бугай
Яз көтә йөрәк
Күңел яз көтә
Уйларыбыз айрылмасыннар уйлардан
Кулларыбыз айрылмасыннар куллардан
Язмыш хыяллар аша бәхеткә илтә
Күзләребез айрылмасыннар күзләрдән
Эзләребез айрылмасыннар эзләрдән
Алда безне якты яз, мәхәббәт көтә
Уйларыбыз айрылмасыннар уйлардан
Кулларыбыз айрылмасыннар куллардан
Язмыш хыяллар аша бәхеткә илтә
Күзләребез айрылмасыннар күзләрдән
Эзләребез айрылмасыннар эзләрдән
Алда безне якты яз, мәхәббәт көтә