Текст песни
Бәхетеннән күккә ашкан җанны
Авырлыклар җирдә сыныймы
Еллар тезгән сынауларны йөрәк
Гомер үткәч әллә аңлыймы
Сынаулардан эзлә яшәү кадерен
Өзелсә дә сызлап бәгырең
Кырау төшмәс салган эзләреңә
Изгелектән үрсәң гомерең
Сабырлыгын җыеп күңеленә
Елмаядыр яшьле күзләр дә
Сагыш уты биләп алган җанның
Чын дәвасы җылы сүзләрдә
Телгәләнеп ярсыганда җаннар
Буйсынмыйча булмый язмышка
Тормыш кадерен аңлар өчен дәрес
Яшеренгән һәрбер ялгышка