Текст песни
Кайтканда үткәнгә, елларны сүткәндә,
Барлыймын агын да, карасын.
Сызлата ялгышлар, төзәтеп булмагач
Хисләрнең иң ачы ярасын.
Юллар юк кирегә, ябылган ишекләр,
Юк инде, юк башка ачылмас.
Күңелдә үткәннең мәхәббәт давылы,
Ул инде гомергә басылмас.
Хәтердә вәгъдәләр, ихластан ярату,
Пар булып янулар, көюләр.
Очкынга әйләнеп күкләргә сирпелде
Безгә дип юралган сөюләр.
Язмышның учагын татыган җанымны
Әле дә дәвалыйм өметтә.
Кайтара алмыймын үткәннең язларын
Никадәр хыялда йөртеп тә.