Текст песни
Пышылдап әйтелгән сүзләрне
Язларның шавына алмашам
Могҗиза! - диярсең, әгәр син
Йөрәгем давылын аңласаң
Яшеннәр яшьнәсен җанымда
Дулкыннар кагылсын ярына
Бу җирдә яшәвем хакына
Мин әзер, мин әзер барына!
Үзәннәр рәнҗемәс - туганнан
Чал кыя-тауларга табынам
Мин шулай дөньядан ярату
Җыям да яңадан кабынам
Яшеннәр яшьнәсен җанымда
Дулкыннар кагылсын ярына
Бу җирдә яшәвем хакына
Мин әзер, мин әзер барына!