Обложка трека Дөньяның яктысы — Анастасия Макарова
4:08

Анастасия Макарова Дөньяның яктысы

Сингл · 2022

Скачать

Текст песни

Салкыннан өшегән җаннарга
Күңелем җылысын өләшәм
Сүнмәсен, сүнмәсен учаклар
Йөрәкнең ялкынын бүлешәм

Сиңа да, миңа да җитәчәк
Дөньяның яктысы, яктысы
Бәхетле булганга күңелдә
Теләкнең яхшысы, яхшысы

Яхшы сүз яраны дәвалар
Яратам дияргә ашыгам
Сөюдән баш җуйган мизгелдә
Бәхетем йөгерә каршыга

Йөрәккә сыя да бетә ул
Җирдәге бәхетнең олысы
Сиңа да, миңа да җитәчәк
Дөньяның җылысы, җылысы

Сиңа да, миңа да җитәчәк
Дөньяның яктысы, яктысы
Бәхетле булганга күңелдә
Теләкнең яхшысы, яхшысы

0:00 0:00