Обложка трека Әнием — Анастасия Макарова
4:07

Анастасия Макарова Әнием

Сингл · 2022

Скачать

Текст песни

Мин еласам - синең күзләр яшьле
Мин елмайсам - син дә көләсең
Син бит, Әни, үз-үзеңне онытып
Балам диеп яши беләсең

Мең кояш балкый синең күзләрдә
Килә, Әнием, һәрчак тоясым
Көннәрем - якты, төннәрем - якты
Син яшәгәнгә! Син ул - кояшым

Үз җаныма үзем сыймас чакта
Синең кочагыңа сыенам
Дөнья гаме иңнәремне басса
Синең янга, Әни, җыенам

Мең кояш балкый синең күзләрдә
Килә, Әнием, һәрчак тоясым
Көннәрем - якты, төннәрем - якты
Син яшәгәнгә! Син ул - кояшым

Җан җылысын бары синнән алам
Салкын җилләр каршы иссәләр
Иң зур бәхет, әгәр миңа карап
Син - әниең кебек! Дисәләр

Мең кояш балкый синең күзләрдә
Килә, Әнием, һәрчак тоясым
Көннәрем - якты, төннәрем - якты
Син яшәгәнгә! Син ул - кояшым

Мең кояш балкый синең күзләрдә
Килә, Әнием, һәрчак тоясым
Көннәрем - якты, төннәрем - якты
Син яшәгәнгә! Син ул - кояшым

0:00 0:00