Обложка трека Этием энием — Olesya Saff
4:09

Olesya Saff Этием энием

Сингл · 2020

Скачать

Текст песни

Ике кызыбыз, ике шатлыгыбыз,
Диеп,кадерләп үстердегез.
Әти-әни, үрнәк булып безгә,
Матур тәрбия бирдегез.

Әтиебез! Әниебез!
Алып сезнең хәер-фатиханы,
Аяк бастык олы тормышка.
Әй,кызларым диеп,сөенәсез,
Без ирешкән һәрбер уңышка.

Үзебез дә хәзер гаиләле,
Үсеп килә оныкларыгыз
Яшик бергә кадерләрне белеп,
Насыйп булсын уртак шатлыклар.

Әтиебез! Әниебез!
Алып сезнең хәер-фатиханы,
Аяк бастык олы тормышка.
Әй,кызларым диеп,сөенәсез,
Без ирешкән һәрбер уңышка.

Саулык белән озын гомерләрне,
Телибез ихлас йөрәктән.
Бәләкәйдән тырыш булыгыз дип,
Бәхет серләрне өйрәттегез

Әтиебез! Әниебез!
Алып сезнең хәер-фатиханы,
Аяк бастык олы тормышка.
Әй,кызларым диеп,сөенәсез,
Без ирешкән һәрбер уңышка.

Әтиебез! Әниебез!
Алып сезнең хәер-фатиханы,
Аяк бастык олы тормышка.
Әй,кызларым диеп,сөенәсез,
Без ирешкән һәрбер уңышка.

0:00 0:00