Обложка трека Яшьлек — Olesya Saff, Gulnaz
3:22

Olesya Saff, Gulnaz Яшьлек

Сингл · 2021

Скачать

Текст песни

Күңелдә булсын язлар,
Иң якты хисләр,назлар,
Без лаеклы олы бәхеткә.
Яшик җырлап та биеп,
Яратып та һәм сөеп,
Күмелеп бары мәхәббәткә.

Яшьлек уты сүнмәсен,
Балкып янсын ,дөрләсен.
Ашкынып типсен тик йөрәгең.
Матурлыкка омтылган,
Парлы канатлы булган,
Чынга ашсын һәрбер теләгең.

Кадрен белик мизгелнең,
Кадрен белик көннәрнең,
Бер бирелгән чәчәк гомернең.
Кадрен белик тормышның,
Килгән һәрбер уңышның,
Яндагы якын кешеләрнең.

Кайда гына булсаң да,
Кайда гына йөрсәң дә,
Шуны бел син һәм дә онытма.
Чит-ятларга сер ачма,
Күңел түрендә сакла,
Булган бәхетеңне югалтма.

0:00 0:00