Перейти к содержимому
Обложка трека Кышкы романс — Yummy Music Band, Руслан Закиров
5:14

Трек

Yummy Music Band, Руслан Закиров Кышкы романс

Альбом · Трибьют Ильхаму Шакирову · 2025 · Поп, R&B, Соул

Скачать

Текст песни

Акты ярсып, акты ташып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап икәү бергә салган эзләр.
Син — гомер агышларым,

Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем,
Югалту, табышларым..
Син — гомер агышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Айлар ага, еллар ага, сулар ага.
Айларның да, елларның да, суларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем,
Югалту, табышларым…
Син — гомер агышларым.

Менә инде кырлар гөрләп чәчәк атты,
Жәйге нурлар уйный гөлләр арасында.
Ага сулар, ага айлар, ага еллар,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем,
Югалту, табышларым..
Син — гомер агышларым.

Син — гомер агышларым…
Син — гомер агышларым…

0:00 0:00