Текст песни
Төн узар,алсу таң атар,
Аннан ачармын күземне.
Синең белән иркәм бергә,
Каршы алырмын көнемне.
Урында роза таҗлары,
Эчеп бетмәгән бокаллар...
Һәм барсы да без теләгәнчә,
Булды дигән,матур уйлар...
Яңа ел(да)!!!
Кар ява,утлар кабына,
Икәү чыгабыз урамга.
Тоты-набыз шая-рышып,
Карлар бәрешеп уйнарга.
Шатлык кар-лары яуганда,
Теләйек матур теләкне.
Бәхетле булып яшәргә,
Аңла иркәм, син кирәкне.
Яңа ел(да)!!!