Текст песни
Ак фәрештәм,матурым идең,
Бәхетем лә,алтыным идең.
Сөямен дип,алдадың мине,
Ялган мәхәббәт.
Тиз онытып кавышкан көнне,
Йөрәгемне яралы иттең.
Күңелемне сагышка күмдең,
Ялган мәхәббәт.
Син дип,тамды җаннарымнан моң,
Тәгъдир язса әмәлем калмас.
Йөрәгемне яндыра алган,
Ялган мәхәббәт.
Инде синсез алдагы көнем,
Бәхетле бул,таңдагы гөлем.
Миндә калсын сагышлы күңлем,
Ялган мәхәббәт.
Түзәргә һәм сынатмаска бит,
Йөрәгем түз,гомерләр алда,
Истәлек бул,калырсың мәңге,
Ялган мәхәббәт.