Текст песни
Пәйда булса күктә кара болыт
Яшен сукса өмет-хыялымны
Туган яктан килер якты аваз
Томаннардан арындырыр юлны
Туган ягым мәңге кояш
Йөрәк кыса сагынудан
Туган якта яшел урман
Көн дә иртән әйтә азан
Анда әле яши иман
Изгелеккә инану бар
Анда җанны чистартырдай
Матурлыкка соклану бар
Анда кичен дөнья тынгач
Намаз укый бөдрә таллар
Анда сиңа яшәү биргән
Мәнгелеккә табыну бар
Изге җирдән күз күрмәгән җепләр
Сузылганнар миңа еллар буйлап
Язлар җиткәч мине сагынудан
Каеннары юлга чыга елап
Туган яктан хәбәр килсә
Шунда карап син җырын әйт
Туган якның һәр авазы
Үзе үлмәс бер мөнәҗәт
Анда әле яши иман
Изгелеккә инану бар
Анда җанны чистартырдай
Матурлыкка соклану бар
Анда кичен дөнья тынгач
Намаз укый бөдрә таллар
Анда сиңа яшәү биргән
Мәнгелеккә табыну бар