Текст песни
Атландым ла атның, ай, биленә
Өч әйләндем Казан каласын
Елама ла, җаныем, ник елыйсың?
Барыбер бездән аерылып каласың
Кәккүкләр дә сайрар җир түгел лә
Былбыллар да моңланыр җир түгел
Елама ла, җаныем, ник елыйсың?
Йөгереп кенә кайтыр җир түгел