Обложка трека Дөнья уйлата икән — Лилия Биктимирова, Фадис Ганиев
3:23

Лилия Биктимирова, Фадис Ганиев Дөнья уйлата икән

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Дөнья уйлата икән
Уйлар уйната икән
Уйларга салып башларны
Тормыш буйлата икән

Уйлар уйламас идем
Уйламый торып булмый
Йөрәктәге борчуларны
Уйламый ерып булмый

Борчулы уйлар була
Уйларның була агы
Башкаемның ни уйларга
Белмәгән була чагы

Уйлар уйламас идем
Уйламый торып булмый
Йөрәктәге борчуларны
Уйламый ерып булмый

Иртән дә уйлар уйлыйм
Кичләрен дә уйлата
Күңел тулып шул уйлардан
Үксетепләр елата

Уйлар уйламас идем
Тормыш уйларга сала
Нигә уйларга сала диеп
Уйларга гына кала

Тормыш салса уйларга
Ни уйларга белмэссен
Уйламыйча яшэп булмый
Кайгылысы килмэсен

Учлап уйламас идем
Уйламый торып булмый
Йорэктэге борчуларны
Уйламый торып булмый

0:00 0:00