Текст песни
Бер-бер артлы көннәр ага
Кигән киемнәр туза
Безнең җаннар бер туктаусыз
Сынаулар аша уза
Бүген яшәү авыр диеп
Зарланмыйк әле әйдә
Һәр авырлыктан соң Ходай
Безгә җиңеллек бирә!
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска
Татлы хыяллар күңелне
Күкләргә алып китә
Эшне җиренә җиткерү
Сабырлык талап итә!
Изге гамәлләр кылырга
Иренмик әйдә әле
Башлаган эшләребезнең
Ахыры булсын хәерле!
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска
Адам баласы тормышта
Төрле яктан сынала
Авырлыктан курыкмаган
Чын кеше булып кала
Бкр-бер артлы көннәр узсын
Кигән киемнәр тузсын
Өмет белән тулы йөрәк
Боз белән капланмасын!
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска
Авырлыктан соң җиңеллек
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Җитсен иде тик түземлек!
Авырлыктан соң җиңеллек
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Җитсен иде!
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска
Авырлыктан соң җиңеллек
Җитсен иде тик түземлек!
Барган юлдан тайпылмаска
Тукталып калмаска