Перейти к содержимому
Обложка трека Ballu — Juna
5:09

Трек

Juna Ballu

Альбом · Amanat · 2020 · Поп

Скачать

Текст песни

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.
Минем кызым инде дәү.
Караңгыдан курыкмый.
Күзен йома да йоклый.

Бигрәкләр дә татлы соң,
Берни бүлми йокысын:
Каңгылдашкан казлар да,
Кешнәгән ат абзарда,
Йокла, йокла, курыкма,
Төлке килгән бурлыкка.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.
Минем кызым инде дәү.
Караңгыдан курыкмый.
Күзен йома да йоклый.

Бигрәкләр дә татлы соң,
Берни бүлми йокысын:
Сызгырган җил морҗада,
Ят кыштырдау чормада.
Йокла, йокла, уянма,
Бичура туе анда.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.
Минем кызым инде дәү.
Караңгыдан курыкмый.
Күзен йома да йоклый.

Бигрәкләр дә татлы соң,
Берни бүлми йокысын:
Чикерткәләр сайравы,
Акбайның һау-һаулавы,
Йокла, берни белмичә,
Узсын Убыр күрмичә.

Ялантәпи җилдерә.
Иярә җил җиңенә.
Карурманнар кичә ул.
Чишмәдән су эчә ул.
Ә чишмәсе хикмәтле –
Лачын итә йөрәкне!
Көлә-көлә йөгерә,
Иярәләр төлкеләр.
Бичуралар көлешә,
Убыр, куркып, бөрешә.
Кайтып җитә өенә,
Бишегенә иелә.
Ә бишектә тупырдап
Йоклый берәү – чупылдап.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.
Минем кызым инде дәү.
Караңгыдан курыкмый.
Күзен йома да йоклый.
Күзен йома да йоклый.
Күзен йома да...
Тссс!

0:00 0:00