Текст песни
Быелгы көз мине якын итә –
капыл килеп, күзләремне каплый –
таныйсыңмы, имеш – калтыранган
купшы карчык кебек – беркатлы.
Таныйсыңмы, имеш – төче тыны
чәчләремдә давыл тузгыта,
сулып барган соңгы азгынлыгы
кызганыч та кебек, кызык та.
Мин көзләрнең үзгәләрен беләм,
тезләндереп, кулын үптергәнен –
тын ялвару тулы бу күзләргә
“танымадым” диеп үтергәме?
Гамьсез сурәтемә үртәлгәндәй,
көрсенә дә каргый Алласын,
әйтерсең лә, көяз тәхетенә
варис булып миңа каласы.