Текст песни
алар бии таңга кадәр болыннарда.
сокланасың:
менә ләса – яшьлек үзе!
алар елый, яшеренеп үләннәргә –
үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.
алар көлә – кыңгыраулы үзән буйлап
уйнап кына йөгерек җил узганмыни!
алар китә, артларыннан эз калдырмый,
берәүгә дә үч сакламый, кызгандырмый.
алар көтә – айга, елга сузыламы,
сузыламы бер гасырга, аннан ары...
алар кача кешеләрдән ераккарак,
сизә калса сүзләрендә ялган барын.
алар белә: югалсалар – ахыр булыр.
төсләре дә онытылыр, үзләре дә.
дөнья биер, шашып-шашып, үз көенә,
бик иске дәрт күмерләнер күзләрендә.
...бераз кырку тоелыр ул август төне:
нәкъ ирек һәм җуелмаган хәтер төсле.
һәм оза-а-ак чык кипми торыр үләннәрдә –
кемнедер бик хәтерләтеп – яшел күзле.