Текст песни
Вакытка уралып
Күмелде хисләрең
Хак түгел сүзләрдән
Түгелде яшьләрең
Әйтелми яшерен
Калгандыр сүзләрең
Тормышның көзгесе
Ул синең күзләрең
Ул синең күзләрең
Якын карашың
Тоеп йөрәгеңне
Мин бит яраттым
Ул синең күзләрең
Сүзләр әйтмидер
Йөрәкнең серләрен
Күзләр күрмидер
Җылысы сакланган
Ул синең кулларның
Без икәү тарафын
Югалтмыйк юлларның
Ярату чагылсын
Нур булып күзләрдән
Ул күзләр яшьләнсен
Бәхетле яшьләрдән