Текст песни
Гаебен күрсәк тә ятларның
Гайбәтен сөйләргә ашыкмыйк
Сынаулы юлларын узмыйча
Гамәлен хурларга алынмыйк
Күңелен кимсетеп читләрнең
Юктан да рәнҗетмик җаннарын
Бер тамчы җылыдан яңарды
Мең өмет баглаган таңнарым
Җир шары туктаусыз әйләнә
Мең яклы дөньяның күчәре
Югары ноктадан түбәнгә
Түбәннән биеккә күтәрә
Җир шары туктаусыз әйләнә
Мең яклы дөньяның күчәре
Түбәннән биеккә күтәрә
Мизгелдә йөз кабат үзгәрә
Намуска тап төшкән чакларым
Булмыйча калмады язмышта
Ялгышып, тырышып яуланды
Үрләрем мең газиз тормышта
Ялгышлар уңышка әйләнде
Тәҗрибә туплады елларым
Хыяллар өметкә үрелде
Күңелем сайлады үз юлым
Җир шары туктаусыз әйләнә
Мең яклы дөньяның күчәре
Югары ноктадан түбәнгә
Түбәннән биеккә күтәрә
Җир шары туктаусыз әйләнә
Мең яклы дөньяның күчәре
Югары ноктадан түбәнгә
Түбәннән биеккә күтәрә
Җир шары туктаусыз әйләнә
Мең яклы дөньяның күчәре
Түбәннән биеккә күтәрә
Мизгелдә йөз кабат үзгәрә