Текст песни
Тынычлык булсын җанда
Һәркөн уятсын таңда
Иркәләп кояш нуры
Шатлык белән төренсен
Алсу гөлгә күмелсен
Барасы тормыш юлы
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерләр
Сөю назына тулсын күңелләр
Елмаеп көлеп
Җырлашып биеп
Яшик бу тормышның ямен белеп
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерләр
Сөю назына тулсын күңелләр
Елмаеп көлеп
Җырлашып биеп
Яшик бу тормышның ямен белеп
Салкын җилләр кермәсен
Усал сүзләр тимәсен
Йөрәк гел янып торсын
Бер караштан аңлаган
Теләкләрне аклаган
Дуслар гел янда булсын
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерләр
Сөю назына тулсын күңелләр
Елмаеп көлеп
Җырлашып биеп
Яшик бу тормышның ямен белеп
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерләр
Сөю назына тулсын күңелләр
Елмаеп көлеп
Җырлашып биеп
Яшик бу тормышның ямен белеп
Бәйрәмнәр булып торсын
Өйдә гел тулып торсын
Түгәрәк мул табыннар
Шатлыкта күрешергә
Бәхетне бүлешергә
Булсын янда туганнар
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерләр
Сөю назына тулсын күңелләр
Елмаеп көлеп
Җырлашып биеп
Яшик бу тормышның ямен белеп
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерләр
Сөю назына тулсын күңелләр
Елмаеп көлеп
Җырлашып биеп
Яшик бу тормышның ямен белеп
Елмаеп көлеп
Җырлашып биеп
Яшик бу тормышның ямен белеп