Текст песни
Җилләрдән дә җитез атым
Бәйләнгән тояклары
Аттан төшеп, атлап киләм
Талмасын аякларым
Күккә баксам - күкләр ерак
Җиргә бассам - таш кына
Ташны тишкән гөлләр була
Исән булсын баш кына
Күккә баксам - күкләр ерак
Җиргә бассам - таш кына
Ташны тишкән гөлләр була
Исән булсын баш кына
Үрләр дисәм, үзән икән
Таулар дәрья чигендә
Тауга карап тау булырлык
Көч табармын үземдә
Күккә баксам - күкләр ерак
Җиргә бассам - таш кына
Ташны тишкән гөлләр була
Исән булсын баш кына
Күккә баксам - күкләр ерак
Җиргә бассам - таш кына
Ташны тишкән гөлләр була
Исән булсын баш кына
Суга керсәм - колач салып
Йөзәрлек күлләр кипкән
Гомер диңгезен корабка
Җилкәннәр элеп кичәм
Күккә баксам - күкләр ерак
Җиргә бассам - таш кына
Ташны тишкән гөлләр була
Исән булсын баш кына
Күккә баксам - күкләр ерак
Җиргә бассам - таш кына
Ташны тишкән гөлләр була
Исән булсын баш кына